- саф
- (САФЛАНУ) (САФЛАНДЫРУ, САФЛАУ) (САФЛЫ) (САФЛЫК) – I. и. 1. Кешеләрнең һ. б. (гадәттә хәрәкәт итүче) нәрсәләрнең хәрби тәртип белән, тигез ара калдырып урнашкан рәте һәм шул рәвешле тезелеп оешкан төркеме. Хайваннарның, кошларның сафка охшаш рәте 2. Театрда һ. б. ш. җирдә: бер сызык буенча урнашкан урыннар 3. кит. Коллектив, даирә, төркем партия сафлары. II. САФ – с. 1. Пычранмаган, болганмаган, бик чиста. Тапланмаган, керләнмәгән. Тузансыз. Салкынча һәм йомшак (җил тур.) 2. Бер иштән генә торган (химик матдәләр, минераллар тур.) Бер генә төсле. Башка төрләр яки төрчәләр катнашмаган (токым тур.) 3. Яңа яки ял иткәннән соңгы (көч, дәрт һ. б. тур.). Армаган, ялыкмаган (баш тур.) 4. Эчкерсез (күңел, уй, хис-теләк һ. б. ш. тур.). Бозык түгел, мораль яктан тотнаклы. Языксыз, гаепсез 5. Бик ачык яңгырап, яхшы ишетелә торган (тавыш тур.) 6. Норма-кагыйдәләргә төгәл туры килә торган, дөрес (тел, сөйләм, стиль һ. б. ш. тур.). Башка стиль үзенчәлекләре катнашмаган саф халык телендә 7. Барлык чигерүләрдән тыш булган, кулга тулысынча керә торган (акча, табыш һ. б. ш. тур)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.